Югары технологияләр өлкәсендә индустриаль парклар һәм технопарклар инфраструктурасы объектларын булдыру буенча проектларны гамәлгә ашыру турында

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Югары технологияләр, махсус икътисадый зоналар өлкәсендә индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм технопарклар инфраструктурасы объектларын булдыру, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү чыгымнарын каплауга субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алу хокукына ия Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 октябреннән 1119 санлы карарына ярашлы рәвештә федераль сайлап алуны үткән биш, шул исәптән дүрт индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк, проект гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елның беренче кварталында югарыда күрсәтелгән карар кысаларында Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 4,2 млрд. сум күләмендә субсидияләр керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International