Татарстан Республикасы бюджетына хроник гепатит С вирусы булган пациентларны дәвалау өчен федераль бюджеттан өстәмә чаралар бүлеп биреләчәк

2024 елның 27 апреле, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 15 мартыннан 615-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан «хроник вируслы гепатит С» диагнозы куелган диспансер күзәтүе астында булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр биреләчәк: 2024 елда – 92 300,4 мең сум, 2025 елда – 91 205,6 мең сум, 2026 елда – 110 594,2 мең сум.

Чыгым йөкләмәләрен финанслашуның билгеләнгән чик дәрәҗәләреннән чыгып, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы» ведомствосы буенча күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына финанслашкан чыгымнар күләме 2024 елда 61 533,6 мең сум, 2025 елда – 63 380,2 мең сум, 2026 елда – 49 687,25 мең сум тәшкил итәчәк.

Шулай итеп, әлеге максатларга финанслашкан чыгым йөкләмәләренең гомуми күләме 2024 елга 153 834,0 мең сум, 2025 елда – 154 585,8 мең сум, 2026 елда – 160 281,45 мең сум тәшкил итәчәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International