Финанс министрлыгы: Татарстан салым һәм салым булмаган керемнәр буенча лидерлар дүртлегенә керде

2024 елның 26 марты, сишәмбе

2024 елның 1 мартына Татарстанның берләштерелгән бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил итте. Шулардан республика бюджетына – 58,6 млрд.сум, җирле бюджетларга – 10,6 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

"2024 елга салым һәм салым булмаган керемнәр буенча керемнәр планы 400 млрд сум күләмендә расланды. Гыйнвар-февраль айларында республиканың берләштерелгән бюджеты буенча планлы билгеләнешнең үтәлеше 17,3%, Татарстан Республикасы бюджеты буенча – 17,6%, җирле бюджет буенча – 15,7% тәшкил итте. Берләштерелгән бюджетның мобилизацияләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан ил субъектлары арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән соң дүртенче позициядә тора, Идел буе федераль округында исә лидер», – дип билгеләп үтте ул.

Гыйнвар-февраль айларында республика территориясеннән 198,4 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр мобилизацияләнгән. Шул исәптән 129,2 млрд сум федераль бюджетка һәм 69,2 млрд сум төбәкнең берләштерелгән бюджетына кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International