Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә капиталь ремонт буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Төзелеш өлкәсендәге вәзгыять турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Ул, аерым алганда, календарь ел тәмамланырга бер айдан артык вакыт калып баруын искәртте. Капиталь ремонт буенча барлык 29 республика программасының гомуми үтәлеше 98% дип бәяләнә. Шулай итеп, барлыгы 1 744 объект кергән 21 программа төгәлләнгән, финанслау күләме 12 780,81 млн. сум тәшкил итә.

Шулай итеп, калган 2% 8 программага һәм аларның 22 объектына туры килә.

 Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программасы турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин 10 объектның 3сендә эшләр дәвам итә, дип хәбәр итте. Башкару 97% тәшкил итә.

Министр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы кысаларында тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары турында кыскача сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 10 федераль программага кергән барлык 114 объект та тәмамланган.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International