2021-2023 елларга муниципаль берәмлекләр белән бюджетара мөнәсәбәтләр формалаштыру буенча эш алып барыла

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразын формалаштыруга бердәм алымнар нигезендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2021-2023 елларга районнар һәм шәһәрләр бюджетларының керемнәренең һәм чыгымнарының фараз күрсәткечләре әзерләнгән, бюджетара трансфертларны исәпләү өчен җирле бюджетларга нигез итеп алыр өчен күрсәткечләр төзелгән.

19 августтан 25 августка кадәр муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары белән селектор киңәшмәләре режимында җирле бюджетларның керем һәм чыгым өлешләренең фараз күрсәткечләрен килештереп консультацияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International