Бюджет проекты зональ киңәшмәләрдә тикшерелә

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча беренче укылышка кадәр бюджет проекты зональ киңәшмәләрдә тикшерелә.  

2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган республика вәкилләре һәм күрше районнардан килгән делегатлар катнашында беренче зональ киңәшмә Яр Чаллы шәһәрендә узды.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында чыгыш ясады.

2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җиткерде.

Бюджет проекты бүген шулай ук Лаеш шәһәрендә узган зональ киңәшмәдә дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International