ТР Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

2017 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның октябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында салым һәм салым булмаган керемнәрне җыю буенча билгеләнгән планны үтәүгә, салымнар һәм җыемнар буенча салымның түләнми калган өлешен (недоимка) түләү буенча башкарылган эшкә, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлегенә, учреждениеләрнең кредитор бурычына, 2017 елга дәүләт торак фондына түләүләргә йөкләмә алган районнар, шәһәрләр оешмаларының башкарган эшенә караган мәсьәләләр тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International