ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2017 елның 25 гыйнварында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2016 елда җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның гыйнвар аенда көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Әлеге киңәшмәдә "Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе" Дәүләт учреждениясе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре дә катнашты.

Киңәшмәләр барышында 2016 елда җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, шулай ук 2017 елның гыйнвар аенда керемнәрнең туплануы, планлаштырылган чыгымнарның керемнәре белән тәэмин ителеше, хезмәт хакын үз вакытында түләү мәсьәләләре тикшерелде.

Татарстан өченче ел рәттән сатып алуның ачык булуы буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча югары  бәя ала. Бу хакта Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Ольга Редько сөйләде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Коллегия утырышында билгеләнгәнчә, бюджет акчасын экономияләү килешенгән контрактлар нәтиҗәләре буенча 2,85 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖнең 2016 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды. Анда геология-разведка эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Традицион нефтьнең аеруча эшкәртелгән ятмаларында запаслар белән тәэмин итү, яңа ятмалар, артык үзле нефть чыганакларын һәм доманик катламнарда нефть эзләү өчен инновацияләрне актив куллану кирәклеге билгеләп үтелде (разведкага кадәр, КИН арттыру).  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International