Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖнең 2016 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды. Анда геология-разведка эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Традицион нефтьнең аеруча эшкәртелгән ятмаларында запаслар белән тәэмин итү, яңа ятмалар, артык үзле нефть чыганакларын һәм доманик катламнарда нефть эзләү өчен инновацияләрне актив куллану кирәклеге билгеләп үтелде (разведкага кадәр, КИН арттыру).  

Геолгоя-разведка эшендә гамәлдәге һәм эшләнә торган технологик инновацияләр компаниянең нефть чыгару күләмен арттыру буенча стратегик максатларын тәэмин итәргә тиеш.   

Эчке аудитка идарә мәсьәләсе буенча да мәгълүмат тыңланды.

2016 елда «Делойт» компаниясе тарафыннан эчке аудит функциясе бәяләнгән. Аның халыкара һөнәри стандартларга туры килүе турында уңай бәяләмә алынган.  

Утырышта шулай ук «Татнефть» ГАҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International