ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы турында

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР катнашында үтте.

Төп докладны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ясады.

Татарстанга чит илләрдән кергән инвестицияләр күләме 2019 елның 9 аенда 1,6 млрд долларга җитте. Бу Татарстанга беренче тапкыр соңгы биш ел эчендә Россиянең иң яхшы төбәкләр унлыгына керергә мөмкинлек бирде, дип сөйләде Талия Миңнуллина.

“Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге - икътисади һәм социаль үсешнең төп күрсәткечләренең берсе. Икътисадның реаль секторына инвестицияләр кертү гражданнарның иминлеген арттыра һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылык нигезе булып тора”, - диде Алексей Песошин.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International