Алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестицион проектларны карау турында

2024 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2024 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестицион проектларны карау эшен дәвам итә.

Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшчәнлек алып бара: Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына ташламалы салым режимы билгеләнгән.

2023 елда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 35 инвестиция проекты каралды, шуларның 25 буенча уңай бәяләмә әзерләнде.

2024 елның 1 кварталында 12 проект каралды, 8се буенча уңай бәяләмә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган барлык проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре салым ташламалары суммасыннан артып китәр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International