Антон Силуанов бизнесны Россиягә өлеш кертергә әйдәде

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов бизнесны Россия базарына өлеш кертергә чакыра, чөнки Көнбатыштан аермалы буларак РФдә яхшы эшләп табарга мөмкин.

“Әйтәсем килгәне шул: 2018 ел Россиядә яхшы эшләп табарга мөмкин булуын күрсәтте... Нефть-газ секторының рентабельлеге якынча 10%. Көнбатыш базарларның кайсысында сез мондый керем бирүчәнлек ала алырсыз?”, - дип хәбәр итте Силуанов Россия бизнесы атналыгы кысаларында Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда.

“Сезнең ресурслар бар, шуңа күрә шулай ук мин сезне дә әйдим: сезнең финанс нәтиҗәләр яхшы, без сезгә нәкъ менә Россия Федерациясендә эшләү уңайлы булсын өчен карарлар кабул итәчәкбез. Һәм шуңа күрә эшләп тапкан чараларыгызны Россиягә салыгыз. Эшләп табу мөмкинлеге бар”, - дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International