"2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты турында" ТР Закон проекты буенча Парламент тыңлаулары
11.10.2021

 

ПРЕСС-СЛУЖБА МИНИСТЕРСТВА ФИНАНСОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ФИНАНС МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ

 

420015 Казань  ул. Пушкина, 37                                             264-79-51                                                                                      

Dilyara.Gapsalamova@tatar.ru                                                                                   

 

Пресс-релиз

Республика Конституциясенең 94 маддәсе һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 61 маддәсе нигезендә Президент тарафыннан Дәүләт Советына тикшерүгә киләсе 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына бюджет турында закон проекты кертелде.

Татарстан Республикасының бюджет турындагы закон проекты Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы тарафыннан куелган таләпләргә туры  китереп әзерләнде.

Закон проектын 22 маддә һәм 41 кушымта тәшкил итә. Закон проектында Бюджет кодексы тарафыннан каралган документлар һәм материаллар бар. Документлар һәм материалларда бюджет формалаштыру барышын тулысынча чагылдырган мәгълүмат җыелган. Шуларның иң мөһимнәре – социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм аның үтәлешенә анализ, бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләре, керемнәр буенча исәп-хисаплар, бюджет үтәлешенең көтелгән күрсәткечләре, бюджетара трансфертларны хисаплау методикалары,  дәүләт программаларының паспортлары, озак сроклы бюджет фаразына, Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре чыганакларының исемлегенә үзгәрешләр проекты. 

Бюджетның керем өлешен формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм республикабыз Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үстерүнең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү өчен, керемнәр буенча бюджет проектында гамәлдәге салым ташламалары һәм аларның кайберләренең планлаштырылган чорда да дәвам итүе исәпкә алынды.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының чыгымнар буенча фаразын формалаштыру алымнары Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куйган өметле бурычларын тормышка ашыруга йөз тота. Шуның нигезендә чыгымнар төзелешендә кирәкле макроикътисад индекс-дефляторлары салып калдырылды.

Беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар күләме 2022 елга планлы бюджетта чыгымнарның якынча 80 процентын тәшкил итәчәк. Чыгым өлеше төзелешендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләренең хезмәт хакын икътисадта уртача дәрәҗәгә күтәрүгә акча тулысынча каралды. Социаль түләүләргә чыгымнар инфляция дәрәҗәсендә карап ел саен индексацияләнәчәк.

 



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International