Татарстан Республикасының Финанс, казначылык һәм салым органнарының республика күләмендәге киңәшмәсе
23.07.2021

Пресс-релиз

2021 елның 23 июлендә сәгать 10.00да Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының Республика киңәшмәсе

 

2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым һәм салымнардан тыш керемнәр 149,3  млрд. сум күләмендә җыелды. 

Республика бюджетына 125,5, җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча тупланды.

Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлеше үтәлеше уңай бәяләнә.

Тупланма һәм республика бюджетларының үтәлеше планлаштырган күрсәткечләрнең 55, җирле бюджетларның – 53 процентын тәшкил итте. 

Тупланган керемнәр күләме буенча республикабыз Россия Федерациясе субъектлары арасында 7нче урында тора.

Табышка салым 54,6 млрд. сум тәшкил итте.

Физик затларның кеременә салым 6 айда республиканың тупланма бюджетына салым барлыгы 41,1 млрд. сум күләмдә керде.

Җир салымы 3,6 млрд. сум күләмендә тупланды.

Бердәм керемгә салымнар республиканың тупланма бюджетына 9,2 млрд. сум күләмендә керде.

Татарстан Республикасының тупланма бюджетына салым булмаган керемнәр 6,3 млрд. сум күләмендә керде, шул исәптән республика бюджетына 3,0, җирле бюджетларга – 3,3 млрд. сум. 

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 163,6 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетының чыгымнары 138,7, җирле бюджетларның чыгымнары  59,4 млрд. сум күләмендә үтәлде.

Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 яртыеллыкта тупланган керемнәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын тулысынча һәм үз вакытында түләргә, планлаштырылган барлык дәрәҗәдәге бюджетларның чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.

Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше мәсьәләләрендә иң әһәмиятлеләренең берсе – хезмәт хакы буенчамай” указларын гамәлгә ашыру.

2021 елда “май указлары” нигезендә республика икътисадында ирешелгән уртача хезмәт хакыннан чыгып, бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмен үтәү буенча эш алып барыла.

Бюджет өлкәсендәге барлык оешмалар бухгалтерлык исәп-хисабының һәм хезмәт хакын түләүнең бердәм мәгълүмат системасына күчерелде. Аның ярдәмендә бюджет акчаларын төп алып-бүлүчеләр ведомство учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакын санау һәм түләүне тикшерә, бухгалтер исәп-хисабы буенча күмпе белгеч эшләргә тиешлеген, шулай ук хезмәт өчен түләү системасын җайга сала ала.

 2021 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә кую кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 30,9 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет чаралары хисабына – 22,8 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 8,1 млрд. сум бүленде.

1 яртыеллыкта илкүләм проектларны гамәлгә куюга 7,4 млрд. сум юнәлтелде, 7,3 млрд. сум үзләштерелде.

Татарстан Республикасының дәүләт бурычының төп суммасы федераль бюджеттан алган кредит буенча бурыч – аның күләме 86,4 млрд. сум һәм аны кайтару вакыты 2036 елга кадәр озак вакытка кичектерелде.

Бүгенге көндә республикада яңа инвестиция проектлары исемлеген төгәлләштерү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №1704, №1705 санлы карарлары кысаларында эш дәвам итә.  Алар нигезендә Татарстан Республикасының федераль бюджет алдындагы кредитлар буенча бурычларын сызу максатыннан, федераль бюджетка мөмкин кадәр күбрәк салым түләүләрен саный алачак. Федераль законга үзгәрешләр кертү буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнде. Хәзерге вакытта федераль органнар алар өстендә эшли.

 



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International