2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елга максатлары буенча Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе
19.04.2019

19 апрель көнне сәгать 14:30да ТР Министрлар Кабинеты утырышлар залында 2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елга максатлары буенча Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич рәислегендә үтә.



Тулы текстны карарга

19 апрель көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышлар залында 2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елга максатлары буенча республика киңәшмәсе узачак.

 

2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре барлыгы 66 млрд. сум тәшкил итте. 

Республика бюджеты 55,3 млрд. сумга үтәлде.

Җирле бюджетларга 10,7 млрд. сум җыеп алынды.

Табышка салымның өч ай эчендә кереме 27,8 млрд. сум тәшкил итте.

1 кварталда республиканың берләштерелгән бюджетына физик затларның керемнәренә салым барлыгы 17,7 млрд. сум күләмендә керде. Салымның керемнәре динамикасы уңай, 2018 елның шул ук дәрәҗәсенә карата үсеш тизлеге 5,4% тәшкил итте

Җир салымы буенча керемнәр барлыгы 1,9 млрд. сум булды.

Республиканың берләштерелгән  бюджетында бердәм керемгә салымнарның керемнәре 2,5 млрд. сум тәшкил итте.

Салым булмаган керемнәрнең кереме Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетында барлыгы 4,7 млрд. сум, республика бюджетында – 3,0, җирле бюджетларда – 1,7 млрд. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 45,8 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 36,6 млрд. сум күләмендә башкарылды. Республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар җирле бюджетларга вакытында һәм тулы күләмдә барлыгы 8,4 млрд сум бүлеп бирелде. Муниципаль берәмлекләрнең чыгымнары 17,6 млрд. сум тәшкил итте.

Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 кварталда кергән керемнәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләргә, планлаштырып куелган барлык дәрәҗәдәге бюджетларның беренче чираттагы чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга һәм капиталь характердагы чыгымнарны башкарырга мөмкинлек бирде. 

Илкүләм проектларны гамәлгә кую беренче тапкыр агымдагы елда башлана.

2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә кую кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 19,6 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет чаралары хисабына – 15,1 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына – 4,5 млрд. сум.

Бюджеттан тыш эшчәнлек буенча республикага буйсынган учреждениеләр 2019 елның 1 кварталында түләүле хезмәт күрсәтүдән 2 млрд. 38 млн. сум керем алды, муниципаль учреждениеләр – 939 млн. сум.

2018 елда республика бюджеты үтәлеше турында хисап әзерләнде һәм Хисап палатасына юлланды. Тышкы тикшерү тәмамлану белән алга таба Дәүләт Советына раслауга тапшыру өчен хисап Президент каравына тәкъдим ителәчәк.

Барлык дәрәҗәдәге бюджетларның балансланган булуын тәэмин итү, керемнәрне тулысынча җыеп алу һәм расланган чыгымнарны вакытында финанслау – ел ахырына кадәр беренче чираттагы бурычыбыз булып тора.

 

 



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International