Дәүләтнеке булмаган региональ лотереяләрне уздыруга рөхсәт бирү һәм региональ стимуллаштыру лотереяләрен уздыру турында игъланнарны карау

2014 елның 30 гыйнварыннан "Лотереяләр турында" Федераль Законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2013 елның 28 декабреннән 416-ФЗ санлы Федераль Закон көчкә керде.

"Лотереяләр турында" 2003 елның 11 ноябреннән 138 санлы Федераль Законга үзгәрешләр нигезендә бүгенге көндә дәүләтнеке булмаган төбәк лотереясе турында һәм төбәк стимуллаштыру лотереясе турында нигезләмәләр юк.

Шул ук вактытта 138-ФЗ Законының 4 матдәсенең 2нче өлеше нигезендә лотереяләр оештырганда барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне дәүләт тарафыннан җайга салу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вәкаләтле башкарма хөкүмәтенең федераль органнары тарафыннан башкарыла.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы 2014 елның 30 гыйнварыннан лотереяләрне оештыру һәм үткәрү өлкәсендә вәкаләтле орган булудан азат ителде.  

Соңгы яңарту: 2014 елның 31 марты, 17:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International