«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.

Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды (Казан).

Директорлар советы әгъзалары 2022 елның тугыз аенда «Татнефть» төркеменең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Планлаштырылган көн тәртибе кысаларында утырышта катнашучылар 2022 елның ун ае эчендә бюджет үтәлеше белән таныштылар, агымдагы елның декабренә бюджетны расладылар.

Директорлар советы элек сатып алынган нефть сервисы активларын «Татнефть» төркеменә интеграцияләү статусын, шулай ук «Татнефть» ГАҖнең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне карады.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International