Бюджет проекты муниципалитетлар белән киңәшмәдә каралды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты һәм 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, җирле үзидарә депутатлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары Советлары рәисләре - башлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

Эшне ачып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Якунин Леонид Александрович федераль бюджетның үзенчәлекләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Пелевин Олег Владимирович Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин бюджетның агымдагы үтәлеше турында сөйләде, алдагы өч елга бюджетны формалаштыру эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм аңа характеристика бирде.

Татарстан Республикасы финанс министры докладының тулы тексты һәм чыгыш вакытында кулланылган слайдлар белән җитәкчелек чыгышы бүлегендә яисә түбәндәге сылтама буенча  танышырга мөмкин:

https://minfin.tatarstan.ru/reports.htm?pub_id=3390716

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "КПРФ" депутат фракциясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Гаяз улы Миргалимов доклад белән чыгыш ясады.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов үзенең чыгышында республика мөмкинлекләренә карап яши һәм бюджет шактый баланслы, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International