«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны рәисе итеп сайладылар һәм Директорлар советы каршындагы аудит, кадрлар һәм бүләкләүләр, тотрыклы үсеш һәм корпоратив идарә буенча комитетлар составын расладылар. Аудит буенча комитет рәисе итеп – Юрий Левин, кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитет рәисе итеп – Ласло Гереч, Тотрыклы үсеш һәм корпоратив идарә буенча комитет рәисе итеп Наил Маһанов сайланды.

Директорлар советы компаниянең кадрлар резервын формалаштыруның арадаш нәтиҗәләре белән танышты. Югары һәм урта звено идарә итү вазыйфаларының комплекслы бәясен узган кадрлар резервчылары, вазыйфалар дәрәҗәсенә карап, ТОП-100, ТОП-300 һәм ТОП-1000 корпоратив укыту программаларына күчерелә, алар гомумкорпоратив, идарә итү, һөнәри һәм цифрлы компетенцияләрне камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Компаниядә яшь белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең потенциалын ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән программалар һәм проектлар комплексы эшли һәм гамәлгә кертелә. Алар арасында ел саен үткәрелә торган «TatneftTechCupChallenge» ачык кейс-чемпионаты, Халыкара нефть-газ форумы, һөнәри осталык конкурсы һ.б.лар бар.

Директорлар советының көн тәртибе кысаларында КПЭ системасын кертү барышы каралды. Нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләрен үтәүне бәяләүгә нигезләнгән корпоратив мотивация программасы 2017 елдан бирле үсеш ала. Бүген аңа яңа сервис активлары кушыла. КПЭ системасына тотрыклы үсеш максатлары метрикалары кертелгән, алар бизнес-юнәлешләрнең барлык лидерлары һәм максатлары өчен билгеләнгән. ESG буенча максатларның берләштерелгән картасын формалаштыру процессы бара. Әлеге картаның күрсәткечләрен стратегияләрне тормышка ашыру, бизнес-планлаштыру, процесс һәм проектка идарә итү һ.б. мониторинг һәм контроль инструментларына интеграцияләү планлаштырыла.

Шулай ук утырышта катнашучылар 2022 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар, агымдагы елның август аена бюджетны расладылар һәм «Татнефть»нең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International