Видеоконференция режимында киңәшмә узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында чираттагы атналык киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International