Дәүләт кече бизнеска ярдәм чаралары күрсәтә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Төбәк вәкилләре урыннарда эшкуарлык эшчәнлегенең барлык этапларында – үз эшеңне ачу һәм үстерү өчен – шәхси эшкуарны рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алу буенча ярдәм итә.

Аерым алганда, белгечләр ташламалы финанслауны, субсидияләрне сайлап алу һәм җәлеп итү мәсьәләләре буенча, гариза рәсмиләштерүдән алып кирәкле документларны туплау өлешенә кадәр, бушлай һөнәри консультацияләр уздыра.

Төбәк вәкилләре республиканың үзмәшгуль халкы белән дә эшли. Әлеге категория гражданнар өчен иминият кертемнәрен түләү механизмнары, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү турында һөнәри консультацияләр бирелә.

Һәр муниципаль берәмлектә төбәк вәкилләренең элемтә өчен кирәкле мәгълүматларын  https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә яисә сылтама буенча табарга була.

Исегезгә төшерик, республика эшкуарларына ярдәм итүнең барлык чараларыннан тиз арада файдалану һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен ФАСТТРЕК.РФ порталы эшли.  Портал уникаль практика булып тора, ул эшкуарларның дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алу дәрәҗәсен һәм тизлеген тәэмин итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли – кулланучының «шәхси кабинетында» заявка бирергә һәм аны үтәү этапларын дистанцион рәвештә күзәтеп торырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International