Рөстәм Миңнеханов М-12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында М-12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Төзелешнең, тулаем алганда, әлеге зур проектны гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Искәртәбез, М-12 тизйөрешле трассасы проекты Казанны һәм Мәскәүне 6,5 сәгать эчендә ил башкаласына барып җитәргә мөмкин булган яңа юл белән бәйләячәк. Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 трассасын 2024 елда кулланышка кертерләр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International