"Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2020 елның 27 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

Утырышта ун айда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елның декабренә бюджет расланды, агымдагы елның 9 аенда дебитор һәм кредит бурычларының торышы турында мәгълүмат тыңланды.

Директорлар советы «Татнефть» төркеменең 2020 елның тугыз аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады. Нефть продуктлары җитештерү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка, ваклап сату - сату челтәре аша нефть продуктларын сату күләме 25 процентка, шиналар продукциясен чыгару 5 процентка арткан. Электр энергиясен эшләп чыгару, җылылык энергиясен җибәрү һәм нефть химиясе продукциясен чыгару артты.

Директорлар советы әгъзаларына 2021 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразын формалаштыру шартлары турында мәгълүмат бирелде.

Директорлар советы «Татнефть» төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Чыйфатлы белем бирү» тотрыклы үсеш максаты турында фикер алышты. 2019 елның декабрендә БМО Глобаль шартнамәсендә катнашучы статусы алгач «Татнефть» үзенең Глобаль шартнамәнең 10 принципларына тугры булуын раслады һәм үз эшчәнлегенә тотрыклы үсешнең 17 максатын интеграцияләү буенча йөкләмә алды. Мәгариф өлкәсендә «Татнефть» төркеме тарафыннан хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының, шулай ук компания эшләгән төбәкләрендә яшәүчеләрнең потенциалын өйрәнү һәм ачуга юнәлдерелгән программалар комплексы гамәлгә ашырыла. Белем бирү проектлары корпоратив тотрыклылыгын арттыралар, стейкхолдерлар белән мөнәсәбәтләрне ныгыталар, «Татнефть» төркеме алдында яңа бизнес-мөмкинлекләр ачалар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә. 2019 елда мәгарифкә ярдәм итүгә, шул исәптән уку йортлары инфраструктурасын үстерүгә дә инвестицияләр күләме 400 млн. сумнан артып киткән.

Директорлар советы «Сыйфатлы белем»нең дүрт тотрыклы үсеш максатын хуплады, аны тормышка ашыруның юл картасын һәм «Татнефть» төркеме тарафыннан корпоратив белем бирү проектлары кысаларында белем алу мөмкинлеген алган кешеләр санын ел саен арттыруга, компаниянең һәм тулаем җәмгыятьнең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән белем бирү проектларына ярдәм итү максатын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International