Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Балык Бистәсе районында балигъ булмаганнар белән эшләүне оештыруны тикшерүне контрольдән алды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 20 октябрьдә узган утырышында депутатлар "2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар чорына ТР бюджеты турында" закон проектын, берничә федераль закон проектын карап тикшерделәр, җәмәгать судьялары итеп сайлауга тәкъдим ителгән кандидатураларны хупладылар.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдиме белән, комитет Дәүләт Советына биш елга җәмәгать судьялары итеп Зөлфия Низамиеваны (Азнакай районының 2нче суд участогына), Руслан Гайсинны (Зәй районының 3нче суд участогына), Арсений Әмировны ( Казан шәһәренең Яңа Савин районының 10нчы суд участогына) һәм ун елга Азат Хафизовны ( Яр Чаллы шәһәренең 8нче суд участогына), Илнар Латыйповны (Питрәч районының 2нче суд участогына) сайларга тәкъдим итте.

"Татарстан Республикасының 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар чорына ТР бюджеты турында" закон проектын икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим иттеләр.

Закон проекты буенча, 2021 елда "Милли оборона" бүлегенә 132 млн сум бирү каралган. Куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлегенә1,8 млрд сум, гражданнар оборонасына 4,2 млн сум, халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм янгын куркынычсызлыгына 1,2 млрд сум, суд системасын тотуга һәм үстерүгә 548 млн сум, "Татарстанда җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору" программасын үтәүгә 2,3 млрд сум чыгымнар планлаштырыла.

Закон проекты буенча фикер алышуларда комитет рәисе Шакир Яһудин, комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров, депутатлар Алсу Тарханова, Мансур Гарифуллин һәм Валерий Власов катнаштылар.

Комитет закон проекты буенча уңай карар кабул итте.

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тәкъдим иткән "ТР административ кодексына һәм "ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр чыгаруга хокуклы затлар исемлеген ачыклау буенча өстәмә дәүләт вазифалары тапшыру турындагы" ТР Законының 1 статьясына өстәмәләр кертү турында" закон проектын комитет кире какты. Чөнки ул федераль законнарга каршы киләчәк, диелде комитет карарында.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина фикеренчә, Марат Галиевның проекты игътибарга лаек. "Проблема, чыннан да, бик җитди, - диде ул. - Тәкъдимне кире каккан очракта да кыен хәлне чишү юлларын эзләргә кирәк. Бәлки федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында инициатива белән чыгарга кирәктер".

Шакир Яһудин бу юнәлештә парламентның профильле комитеты белән бергә эшләргә тәкъдим итте. "Депутатларның, башкарма хакимият органнарының, муниципалитетларның һәм региональ операторларның бергәләшеп эшләве кирәк", - диде ул.

Комитет контроленда торган "Балык Бистәсе районында җәмәгать тәрбиячеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләүне оештыру" турындагы сорау буенча депутатлар район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова нотыгын тыңладылар.

Ул 2019 елның ноябрендә комитет билгеләп үткән җитешсезлекләрне төзәтү өчен башкарылган эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, 19 җәмәгать тәрбиячесе билгеләнгән, "Форпост" яшьләр үзәгенә ике кеше эшкә җәлеп ителгән, 2021 елда район яшьләр үзәге төзү планлаштырылган.

Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре һәм участок полиция вәкилләре эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Фәтхуллин һәм Республика балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирделәр.

Комитет рәисе урынбасары Алдександр Чубаров тәкъдиме белән депутатлар әлеге сорауны комитет контроленнән төшерү турында карар кабул иттеләр.

Утырышта башка сораулар да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International