Рөстәм Миңнеханов: 2021 елгы бюджетның керемнәр өлеше гаять киеренке булачак, бюджет кытлыгы 2,9 млрд сум күләмендә фаразлана

2020 елның 11 сентябре, җомга

Киләсе ел катлаулы булачак, бюджет кытлыгы җитди булу күз алдыныда тотыла, бюджетның керемнәр өлеше киеренке булыр дип фаразлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.   

Утырыш 2021-2023 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын һәм 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразына багышланды.   

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар да катнашты.   

«Мин күптән җитәкче урыннарда эшлим, шушы еллар эчендә киеренке моментлар булды, әмма болай төшкәнебез юк иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бюджетның керемнәр өлеше гаять киеренке. Моннан тыш,  бюджет кытлыгы 2,9 млрд сум күләмендә фаразлана. Кытлыкны каплау өчен керемнәр өлеше  буенча эш алып барырга кирәк. Аерым алганда, бездә недоимка зур, нинди чыгымнарны безнең көн тәртибеннән төшереп кала алуыбызны карарга».

Рөстәм Миңнеханов төгәллек керткәнчә, инвестицион программалар 2018 ел дәрәҗәсендә планлаштырыла. «Барлык прогораммаларны да калдырырга тырышырга кирәк, әмма күләмнәрен төгәлләштерергә, - диде ТР Президенты. – Муниципалитетларга килгәндә исә, безнең фараз рәвешендә килешенгән цифрларыбыз бар, шуңа күрә менә шул расланган параметрлар кысаларында карарлар кабул итегез. Бернинди дә үзбелдекле карарлар булмаска тиеш».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюджет кабул итү буенча системалы эш алып барылсын, барлык кирәкле процедуралар эшли башласын өчен бүген бюджет язмасы буенча эшне башларга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук һәр проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген карарга кушты – ниндиләре аеруча кирәкле һәм нинди күләмнәрдә.  

«Киләсе ел гади генә булмаячак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быелгы кебек, ягъни ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы капитал салулар булмаячак. Андый мөмкинлекләр юк. Нефть тармагына салым йөкләнешен арттыру турында сораулар бар. Без билгеләгән параметрлар буенча – бу аеруча киеренке эш».

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында нотыклар белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, «Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International