Рөстәм Миңнеханов: Бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген финанс һәм салым органнарының, тармак министрлыкларының, муниципалитетларның һәм предприятиеләрнең уртак эшен активлаштырырга, шулай ук бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә йомгак ясап билгеләп үткәнчә, бюджетка бурычларны һичшиксез түләттерү өчен барлык ведомстволарның эшен координацияләүне дәвам итү мөһим. Бурычлыларны кайтару эшенә барлык дәүләт һәм муниципаль органнар, федераль хезмәтләрнең территориаль бүлекчәләре, предприятиеләр кушылырга тиеш.

Шулай итеп, суд приставлары хезмәтенә гражданнар белән эшне активлаштырырга, ЮХИДИ белән уртак рейдларны дәвам итәргә кирәк, моннан тыш, халыкка миграция хезмәте, ЮХИДИ, почта, КФҮ, БТИ һәм башка учреждениеләр бүлекчәләрендә салым бурычлары турында хәбәр итүне дәвам итәргә кирәк.

Салым хезмәтенә, хокук саклау органнары һәм прокуратура белән берлектә, банкрот предприятиеләрнең милекчеләрен эзләү һәм алардан бурычларны түләттерү буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 5 аенда предприятиеләрнең 30% тан артыгы зыянга эшләгән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,Министрлык каршындагы тармак баланс комиссияләре эшчәнлеген дәвам итү, финанс нәтиҗәләрен анализлау, шул исәптән аларны яхшырту өчен юнәлешләр эзләүне дәвами итү кирәк.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына, салым органнары һәм ТР Финанс министрлыгы белән берлектә, җир салымына аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, республиканың 26 районында түләүләр кимегән, аларның барысында да җитешсезлекләр бар.

«Вәзгыятьнее анализларга, бюджетка салымнар кертү өчен барлык чаралар күрергә кирәк, - диде ул. - Без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. - Шулай ук 22 муниципалитет буенча муниципаль Җир һәм милек өчен аренда түләүләре буенча бурычлар артты. Районнардан мөлкәт һәм җирләрдән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүегезне сорыйм".

Бүгенге катлаулы шартларда финанс, казначылык һәм салым органнары коллективлары тулы көч белән хезмәт итәр дип өметләнәм, дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнары бурычлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 105,2 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,6 млрд. сумга яисә 23% ка кимрәк. Республика бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 84,7 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 30 млрд. сумга кимрәк (яки 26% ка).

Республика бюджеты керемнәрен киметүнең төп факторы-табышка салым буенча керемнәрнең кискен кимүе. 6 айда ул 24,7 млрд. сум күләмендә керде, 25,2 млрд.сумга кимү белән.

2020 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча эре предприятиеләр тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетына 10,0 млрд. сум түләнде, бу 2019 елның 1 яртыеллыгы дәрәҗәсеннән 21,5 млрд.сумга кимрәк.

Берләштерелгән бюджетка акцизлар 16,9 млрд.сум, республика бюджетына - 16,5 млрд. сум күләмендә керде.

Хисап чорында республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 34,9 млрд. сум күләмендә керде, шул исәптән республика бюджетына - 24,0 млрд.сум, җирле бюджетларга – 10,9 млрд. сум.

Җирле бюджетлардан кергән керем күләме, 1,6 млрд. сумга калышып, 20,5 млрд. сум тәшкил итте (ягъни 7% ка).

Җир салымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 276 млн. сумга (ягъни 7% ка) кимеп, 3,5 млрд. сум күләмендә керде.

Гомуми керемгә салым 2,4 млрд. сум күләмендә кергән, бу узган елгы керемнәрдән 12% ка кимрәк.

Бюджет акчалары чикле булуга карамастан, җирле бюджетлар бюджетара трансфертлар белән тулысынча тәэмин ителгән, бу 31,5 млрд.сум.

Беренче чираттагы чыгымнарны гына финанслау режимын кертү хезмәт хакын, барлык социаль пособиеләрне вакытында түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, бюджет учреждениеләренең агымдагы чыгымнары түләнде. Нәтиҗәдә, 1 июльгә берләштерелгән бюджет чыгымнары, планның 44% ка, республика бюджеты - 145,5 млрд. сум тәшкил иткән.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында хезмәт хакы дәрәҗәсен җайга салу өлешендә «май» указларын үтәү буенча чаралар дәвам итә. 2020 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча куелган бурычлар үтәлгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International