Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашу уздырды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашу уздырды.

Очрашу онлайн-форматта барды. Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Компания Татарстанда технопарк төзергә җыена. Мәйданчык үзмәшгүль эшкуарлар һәм кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен туплану урыны булачак.  

Wildberries компаниясе логистик мәсьәләләрне хәл итүне һәм продукцияне реализацияләүне тәэмин итүне, шул исәптән Россиядән читтә дә, үз өстенә ала. Шулай ук технопарк резидентлары өчен кооперацияләнү мөмкинлекләре дә булачак.

Проектны гамәлгә ашыру өчен компания җитәкчелеге өстәмә 1 гектар җир бүлеп бирүне, шулай ук кирәкле инфраструктураны оештыруда ярдәм күрсәтүне сорады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика ягыннан бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.  

Мондый тулы цикллы проект хәзер бик кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Агымдагы хәлләрдә интернет-сәүдә коткаручыга әверелә, ул икътисадка ярдәм итәргә һәм эш урыннарын саклап калырга этәрә. Хәзер бөтен нәрсә туктаганда сез шундый адым ясыйсыз – бу тулаем ил буенча да революцион проект булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International