Алексей Песошин социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышын уздырды.

Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай комиссияләре әгъзалары утырышта видеоконференцэлемтә  форматында катнаштылар.

Утырышта өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә барлыгы 4 гариза карадылар.

Беренче булып “Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре тегү” проекты тәкъдим ителде, аны Түбән Кама территориясендә гамәлгә ашыру күздә тотыла. Проектны “Айрон Индастри Компани” ҖЧҖ җитәкчесе Азар Измайлов тәкъдим итте. Проектның инвестицион планы һәм бюджет нәтиҗәлелеге тәкъдим ителде.

Алдагы “3D киртәләрнең панель секцияләрен җитештерү” проекты турында “Восток Волга Сталь” ҖЧҖ генераль директоры Валерий Трошин сөйләде. Аны урнаштыру урыны итеп “Түбән Кама” сәнәгать паркы сайланган. 32 эш урыны булдырылачак, уртача хезмәт хакы 42 мең сум булачак.

Алга таба  “Анкер пластиналар һәм москит челтәрләре өчен беркеткечләр җитештерүне оештыру” проекты буенча “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаны карадылар. Проектны “Гринпласт” ҖЧҖ директоры Антон Трубачев тәкъдим итте. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2020 елның 3 кварталына билгеләнгән.

“Ясалма медицина интеллектлы мобиль телемедицина флюорографик комплекслары җитештерүне оештыру” проекты буенча “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә чираттагы гариза “Таттелемед” ҖЧҖ тәкъдим итте.

Проект турында “Радиокомпания “Вектор” АҖ генераль директоры Виктор Классен сөйләде. Ясалма медицина интеллектлы мобиль телемедицина флюорографик комплексы “КАМАЗ” автомобиле базасындагы күп секцияле кузовтан гыйбарәт булачак. 75 югары технологияле эш урыны булдырылачак.

Комиссия әгъзалары тәкъдим ителгән дүрт проектны да хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International