Радик Гайзатуллин Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентларына ачык лекция укыды

2020 елның 22 феврале, шимбә

2020 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Казан Федераль Университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентларына ачык лекция укыды.

Ул студентларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бюджет процесслары үзенчәлекләре, бюджет структурасы, бюджетның керем өлешенең нинди чыганаклардан формалашуы хакында сөйләде, 2020-2022 елларга бюджетларның җентекле характеристикасы белән таныштырды.

Агымдагы елның май аенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү Татарстан финанс министры чыгышының аерым темасы булды.

Чыгышының ахырында Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы исеменнән Казан (Идел буе) Федераль Университеты укытучыларын һәм студентларын якынлашып килүче бәйрәм: 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Лекциядән соң студентлар Татарстан Республикасы финанс министрына сорауларын бирделәр.

Чыгышта файдаланылган слайдларны түбәндәге сылтама буенча карап була: http://minfin.tatarstan.ru/rus/budget.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International