Бюджет проекты зональ киңәшмәләрдә тикшерелә

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.

Республика вәкилләре һәм күрше районнардан килгән делегатлар катнашында беренче зональ киңәшмә Яр Чаллы шәһәрендә узды.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында чыгыш ясады.

2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җиткерде.

Бюджет проекты бүген шулай ук Арча шәһәрендә узган зональ киңәшмәдә дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International