Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 25-26 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның сентябрь аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2019 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2019 елның сентябрендә керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2019 елга йөкләмәләрне үтәве, 2020-2021 елларга җирле бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International