Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр уздырылды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 февраль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2019 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2019 елның февралендә керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре тикшерелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International