Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 гыйнвар аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2018 елда җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2019 елның гыйнварында керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында 2019 елга учреждениеләрнең сметаларын булдыру, бюджет һәм автоном учреждениеләргә дәүләт һәм муниципаль биремнәр формалаштыру, учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре тикшерелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International