Буа районында бюджет турында закон пректын тикшерделәр

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.

Чара Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә үтте.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” темасына нотык белән чыгыш ясады.

2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International