1973 елның 18 маенда ТАССРның Биектау районы Константиновка авылында туа.
Белеме:
Казан финанс-икътисад институтын (1995), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын (2005) тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты. Инглиз телендә иркен сөйләшә.
Хезмәт эшчәнлеге:
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда Казан шәһәре телефон станциясендә электромеханик, электромонтер булып башлый, 1093-1995 елларда -"Татплодоовощпром” берләшмәсендә икътисадчы;
1997-1998 елларда "Ак Барс" банкның кичектерелгән бурычларны мәҗбүри түләттерү һәм аны гамәлгә ашыру бүлегенең баш белгече булып эшли.
1998-1999 елларда – Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы.
1999 елда шулай ук – Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры.
1999-2000 елларда — “Ак Барс" банкның Яшел Үзән филиалы директоры.
2000-2004 елларда — Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе.
2004-2007 елларда — коммерциягә карамаган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” дәүләт оешмасы директоры
2007 елның маеннан — Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры.
Гаилә хәле:
Өйләнгән, улы бар.
Спорт белән мавыга.