ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры мәктәпләрне төзекләндерү, ТКХ өчен түләүләрне җыю һәм җылыту сезонына әзерлек турында хәбәр итте

2017 елның 26 августы, шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында  2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

24 август мәгълүматлары буенча, төзекләндерү эшләре 146 объектның 49ында алып барыла. Шуларның 8е – гомуми белем бирү мәктәпләре, 6сы – коррекция мәктәпләре, 34е – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. 20 объектта эшләр төгәлләнгән инде (Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Кайбыч, Арча районнары, Чаллы шәһәре (3 объект), Казан шәһәре (6 объект), Яшел Үзән, Тәтеш, Түбән Кама, Лаеш, Балык Бистәсе, Сарман, Мамадыш районнары).

Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасының үтәлеше 98% тәшкил итә. Алексей Песошин, шәһәр мәктәпләренең яңа уку елына әзерлегенә бәйле мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Казан башкарма комитеты белән элемтәгә керде.

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, республика мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү һәм капиталь ремонт эшләрен төгәлләүгә бәйле барлык бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк.

24 августка ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау 10 объектның 7сендә алып барыла. 3 объектта эшләр төгәлләнгән инде (Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш районы).

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләр 44 объектның 29ында төгәлләнгән. 14 объектта эшләр дәвам итә.

ТР муниципаль берәмлекләренең авыл советы биналарын капиталь ремонтлау буенча 24 августка 42 объектның 7сендә эш бара. 35 объектта эшләр төгәлләнгән.

ТР социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында капиталь ремонт 28 объектның 24ендә төгәлләнгән. 4 объектта эшләр дәвам итә.

ТР муниципаль архивларын капиталь ремонтлау (яңа программа) барлык 17 архивта да төгәлләнгән.

Республикада индивидуаль җылыту системасына күчү эшләре дәвам итә.

Казанда үзәк җылыту пунктыннан индивидуаль җылыту пунктына күчү программасы кысаларында, 1 мең 280 объектта индивидуаль җылыту пунктлары урнаштыру күздә тотыла.

Ирек Фәйзуллин җылыту чорына әзерлек турында хәбәр итте. ТР Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгында 2017-2018 елгы җылылык сезонына әзерлек штабы утырышы узган иде. Анда Кама Тамагы һәм Ютазы районнары торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика предприятиеләренең җылылык сезонына әзерлеге, шулай ук халыкны су белән тәэмин итү өчен кулланыла торган скважинларны лицензияләүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

2017-2018 елгы җылылык сезонына котельныйлар – 94%, җылылык челтәрләре – 88%, су алу җайланмалары – 94%, суүткәргеч насос станцияләре – 95%, суүткәргеч челтәрләр – 96%, канализация челтәрләре 86%ка әзер.

Сәламәтлек саклау объектларында җылылык сезонына әзерлек – 92%, белем бирү объектларында – 96%, мәдәният объектларында – 89%, спорт объектларында – 92%, социаль яклау һәм халык мәшгуьлеге үзәкләре объектларында 92% тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин республикада ТКХ өчен түләүләр җыемы хакында да хәбәр итте.

2017 елның 1 августы мәгълүматларына караганда, шәһәрләр һәм районнарда үткәрелгән халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыюны тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, агымдагы елның июленә түләүләрнең җыелу күләме 108,5% (узган елның шул чорында – 103,1%) тәшкил иткән.

Агымдагы елның 7 аенда (гыйнвар - июль) аның күләме 98,8% (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,7%ка артыграк) булган.

Министр 29 районда коммуналь түләүләрнең җыелу күләме 100% тәшкил итте, 16 районда ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International