Дмитрий Медведев 2024 елга кадәрге чорга “Цифрлы икътисад” программасын раслады

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2024 елга кадәрге чорга исәпләнгән “Цифрлы икътисад” программасын раславы турында хәбәр итте.

“Мин "Цифрлы икътисад” программасын расладым. Ай башында ул Президент катнашындагы киңәшмәдә тикшерелде. Соңыннан документ эшләнелеп бетте һәм хәзер ул юридик көчкә ия. Программаның максаты – тормышның барлык өлкәләренә дә цифрлы технологияләрне кертү һәм аны системалы үстерүне оештыру: икътисадта та, социаль эшчәнлек буларак эшмәкәрлектә дә, социаль өлкәдә дә, шәһәр хуҗалыгында да”, - диде Медведев вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытында.

“Икътисадны цифрга күчерү – ул безнең глобаль көндәшлеккә сәләтлелек һәм илкүләм куркынычсызлык мәсьәләсе. Программаның үтәлеш офыгы – 2024 ел”, - дип өстәде ул.

“Нәтиҗәдә, безнең тулы канлы цифрлы мохит барлыкка килергә тиеш. Ул хәзер дә үсештә, соңгы елларда алга таба без шактый җитди адым ясадык. Шуңа да карамастан, бу хәрәкәтне җитди тизләтергә кирәк. Цифрлы ифраструктураны үстерер өчен булган киртәләрне юкка чыгарасы бар”, - диде Медведев; алдагы елларда “үтәли технологияләр”гә ярдәмне тәэмин итү зарур.

Алга таба программаны тармак проектлары белән тулыландыру күздә тотыла. Иң беренче чиратта сәламәтлек саклау, “акыллы шәһәрләр” булдыру, дәүләт идарәсе өлкәсендә. “Моның өчен министрлыкларның, иң эре институтларның, IT өлкәсендәге оешмаларның тулы координациясе, җитди кадрлар эше таләп ителәчәк... Бу эшкә җаваплы коллегаларымнан бу эш белән бәйле карарларны кыска вакыт аралыгында кабул итүләрен сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Медведев вице-премьерларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International