ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында Татарстанның су саклау зоналарын яхшырту мәсьәләсе каралды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы сулыкларының су саклау зоналарын яхшырту мәсьәләсенә багышланган иде.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Утырышта республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары (видеоконференцэлемтә режимында), ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство, дәүләт хакимиятенең федераль структура территориаль органнары, прокуратура органнары җитәкчеләре катнашты.

Алексей Песошин 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узды, дип искә төшерде. Моннан тыш, 2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләгәнчә, Су саклау зоналары елы кысаларында җитди эшләр башкарылган.

Барлыгы 21 су объекты яхшыртылган. Моңа Әлмәттә күл, Түбән Камада Кама елгасы яр буе төзекләндерелү мисал булып тора.

2017 елда су саклау зоналарын яхшырту эшләре дәвам итәчәк, 56 ял зонасы булдыру планлаштырыла.

Төп докладны ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International