ТР Финанс министрлыгында «Fitch Ratings» халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашу узды

2017 елның 18 июле, сишәмбе

2017 елның 18 июлендә «Fitch Ratings» халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләренең Казанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында очрашу узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Визитның төп максаты – кредит рейтингын тикшерү кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.

Очрашуда финанс-бюджет сәясәт, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, инвестицияле һәм инновацияле сәясәт, дәүләт мөлкәте белән эш итү, республикада мөлкәт мөнәсәбәтләре белән бәйле мәсьәләләр җентекле тикшереледе. Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин 2016 елның һәм 2017 елның 1 яртыеллыгында бюджет үтәлеше йомгаклары, республиканың бурыч сәясәте, 2017 елның азагына кадәр һәм уртача сроклы чорга планнар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International