Владимир Путин: финанс секторның көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен яңа технологияләр кирәк

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин XXVI “Үсеш өчен финанслар” халыкара финанс конгрессында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү сүзендә Россия финанс секторының көндәшлеккә сәләтен һәм халыкның һәм бизнесның аның хезмәтеннән файлана алу мөмкинлеген арттыру өчен алдынгы технологияләре куллану зарурлыгын искәртте.

“Банк өлкәсенең тотрыклылыгын тәмин итү, инфляцияне эзлекле рәвештә киметүгә ирешү, кулланучылар хокукларын яклау әһәмиятле. Бу инвестиция һәм эшмәкәрлек активлыгына яңа мөмкинлекләр бирә. Һәм, әлбәттә, Россия финанс секторының көндәшлеккә сәләтен һәм халыкның һәм бизнесның аның хезмәтеннән файдалана алу мөмкинлеген арттыру өчен алдынгы, дөнья стандартларына җавап бирә торган технологияләрне куллану зарур”, - дип язылган Кремль сайтына урнаштырылган сәламләүдә.

Президент илкүләм икътисадның үсеше һәм миллионлаган гражданнарның иминлеге финанс һәм акча-кредит сәясәте нәтиҗәлелегенә бәйле булуын искәрткән.

Путин белдерүенчә, финанс конгрессы бизнес берләшмә лидерларын, әйдәп баручы экспертларны, дәүләт хакимияте вәкилләрен берләштерә һәм илнең эшлекле тормышында зур вакыйга булып тора. Президент конгресс алдыннан Россиянең яшь галимнәре һәм икътисадчыларына җәйге макроикътисад мәктәбе оештырылуы хакында искә төшерде. Ул мондый инициативаның үз нәтиҗәсен бирәчәгенә, аның яшь белгечләргә һөнәри уңышларга ирешергә ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International