Рөстәм Миңнеханов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итте. 

Кабул итү мөрәҗәгать иткән гражданнар яшәгән муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә аша узды.

Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бинасында узды. 

Беренче булып Балтач районыннан (Кариле авылы) килгән мөрәҗәгать каралды. Балачактан I төркем инвалид хатын-кыз Германиядә җитештерелгән инвалид коляскасы алырга ярдәм итүне сорады. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин хәбәр иткәнчә, Чулпан актив яшәү рәвеше алып бара, шашка һәм шахмат буенча Татарстанның сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җыелма командасында чыгыш ясый. Шулай ук ул шигырьләр яза, 2004 елдан аның дүрт китабы чыккан. Ул үзе язган шигырьне Рөстәм Миңнехановка укып та күрсәтте. 

Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итүче ханымны Германиядә җитештерелгән инвалид коляскасы белән бюджеттан тыш чыганаклар аша тәэмин итәргә тәкъдим итте. 

Икенче булып Югары Осланнан (Сәет авылы) күп балалы атаның мөрәҗәгате каралды. Агымдагы елның язында 7 балалы гаилә юл һәлакәтендә әниләрен югалткан. Гаилә башлыгы автомобиль алуда ярдәм итүне сорый. Гаилә районда уңай яктан бәяләнә, шәхси хуҗалыклары бар.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләгә машина алуда ярдәм күрсәтүне йөкләде, мәсәлән, "Лада Ларгус" маркасы. Карар бюлжеттан тыш чыганаклар хисабына тормышка ашырылачак.

Әлки районында (Чуваш Кичүе авылы) яшәүче хатын-кыз авыл мәктәбенә җиһазлар алуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Аның балалары бу мәктәптә укый. 2014 елда республика программасы буенча мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, әмма иске мебель калган.

Рөстәм Миңнеханов республиканың ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан бюджеты хисабына авыл мәктәбенә җиһаз алуны йөкләде. Рөстәм Миңнехановка шулай ук агымдагы елда мәктәп 100 еллыгын билгеләп үтәчәген хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты уку йортына юбилейны лаеклы каршылауны теләде.

Бөгелмә районыннан күп балалы гаилә мөрәҗәгате киләсе булды. Гаиләдә 14 бала, шуларның унысы тәрбиягә алынган балалар һәм икесе уллыкка алынган. 2016 елда гаилә анасы "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә "Хатын-кыз - ана" нациясендә җиңеп чыкты. Гаилә микроавтобус алуда ярдәм итүне сорый. 

"Сез миһербанлы эш кыласыз, - диде Рөстәм Миңнеханов ата-анага. - Олы гаилә зур җаваплылык һәм мәшәкать таләп итә. Әлбәттә,без сезгә ярдәм итәчәкбез".

Татарстан Президенты, бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итеп, микроавтобус алуда ярдәм итүне йөкләде ("Форд-транзит").

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International