Салым реформасы буенча соңгы тәкъдимнәрен РФ Финанслар министрлыгы 2018 елның язында тапшырачак

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

РФ салым системасына үзгәрешләр кертү буенча нигез закон инициативасын Финанслар министрлыгы киләсе елның язында әзерләячәк. Бу хакта Россия финанс министры Антон Силуанов Reutersка интервьюсында хәбәр итте.

“Президент безгә салым яңартуы буенча тәкъдимнәр булдырырга һәм аларны 2019 елда гамәлгә куярга йөкләмә бирде, шуңа күрә төп закон инициативалары 2019-2020 еллар бюджетын формалаштыру барышында, киләсе елның язында әзерләнәчәк”, - диде Силуанов.

Кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген хакимият ел азагына кадәр концептуаль рәвештә билгеләргә тиеш, дип өстәде ул.

Элегрәк май азагында элекке финанс министры, Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы Алексей Кудрин Стратегик эшләнмәләр үзәге үзенең стратегиясе проектында киләсе алты елда эшмәкәрлеккә, аның тотрыклылыгын тәэмин итәр өчен, фиксаль йөкләнешне арттырмаска тәкъдим итә дип белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International