Россия тулаем эчке продуктының май аенда үсеше 0,4% тәшкил иткән

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, тулаем эчке продуктның үсеше, сезонлы һәм календарь факторларны исәпкә алмаганда, 0,4% тәшкил иткән.

“2017 елның маенда, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, тулаем эчке продуктның үсеше елга ел 3,1% тәшкил итте, ә сезонлыктан арындырылган тулаем эчке продукт индексы айга ай 0,4% кадәр артты”, - дип хәбәр ителә министрлык сайтында урнаштырылган “Икътисад картинасы” мониторингында.

Тулаем эчке продуктның үсешенә тулаем эчке продукт динамикасыннан шактый алга киткән транспортның йөк әйләнеше (ул  май аенда 9,5% тәшкил иткән), күпләп сатуда сәүдә әйләнеше – 7,7%ка, һәм сәнәгать җитештерүчәнлеге күләме – 5,6%ка үсеше ярдәм иткән.

Төзелеш – үсеш 3,8%ка һәм берәмләп сатуда сәүдә әйләнеше – елга ел 0,7%ка ел башыннан бирле беренче тапкыр уңай динамика күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International