Дәүләт Думасы II укылышта РФ субъектларына дотацияләр буенча килешүләр хакындагы закон проектын кабул итте

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы икенче укылышта федераль бюджеттан дотацияләр бирү хакындагы Федерация субъектының Финанслар министрлыгы белән килешү төзүнең яңа тәртибе турындагы закон проектын кабул итте.  

Проект төбәкләргә бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бирү шартларына үзгәрешләр кертү белән бәйле тәкъдим ителде – 2016 елның азагында хөкүмәт тәкъдиме белән Бюджет кодексына үзгәрешләр кабул ителде, алар буенча төбәкнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр алган РФ субъектының югары вазыйфаи затлары Финанслар министрлыгы белән дотацияләр бирү шартлары хакындагы килешү төзергә тиеш. Мондый килешүгә таләпләр хөкүмәт карары белән билгеләнә. Федерация Советы әгъзалары фикеренчә, бу норманың формулировкасын үзгәртергә кирәк, чөнки Бюджет кодексы нормалары буенча дотацияләр – ул РФ субъекты кеременең әһәмиятле өлеше.

Закон проекты нигезендә, төбәкнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр алган РФ субъектының югары вазыйфаи затлары һәм Финанслар министрлыгы төзегән килешүләрдә төбәкләрнең дәүләт финансларының социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүче, аларны савыкландыручы чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International