Россиядә инфляция якын киләчәктә 4%тан артмаячак

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Россиядә инфляция якын киләчәктә 4%тан артмаячак, дип хәбәр итте Италиядә Россиянең инвестицион мөмкинлекләре презентациясе вакытында РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович.

“Соңгы 20 ел дәвамында Россия югары инфляцияле дәүләт иде. Быел без беренче тапкыр 4% дәрәҗәсенә ирештек. Европа стандартлары буенча ул әлегә чагыштырмача югары, ләкин безнең тарихта ул иң түбәне. Без бу дәрәҗәне арттырмабыз һәм бездә инфляция тотрыклы рәвештә 4%тан ким булыр дип өмет итәбез. Инфляция спирален яңадан әйләндереп җибәрмәс өчен, бу акрынлап процент ставкаларын киметергә мөмкинлек бирә, ләкин ул эшләнә һәм бу кредит ресурсларын, шулай ук инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләрен яхшырта”, - диде ул.

Элегрәк Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы  Максим Орешкин 2017 елда Россиядә инфляция 3,8% дәрәҗәсендә көтелә дип белдергән иде. Россия Банкының хәлиткеч бурычы – 2017 ел азагына 4% инфляциягә ирешү. Россия Банкы бу максатка ирешүне мөмкин хәл дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International