Бүген ТР Финанс министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә узды

2017 елның 16 июне, җомга

Бүген, 16 июнь көнне, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш, шулай ук 2017 елга “АЦК-финанслар” программалы комплексында учреждениеләр сметаларын булдыру мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International