Эльвира Нәбиуллина: Россия икътисады өч квартал рәттән үсеш кичерә

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Россия икътисады инде өч квартал рәттән үсеш кичерә. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгышы вакытында Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира  Нәбиуллина хәбәр итте.

РФ Үзәк Банкы төп максатын инфляцияне түбән дәрәҗәдә саклауда күрә. Эшмәкәрлек бу тенденциянең уңай тәэсирен инде сизде.

“Без эшмәкәрлек инде хәзер үк түбән инфляциядән табыш ала башлады дип саныйбыз. Без үсешне дә, инвестицияләр үсешен дә күрәбез”, - диде Нәбиуллина. Бу факторларның сакланып калуы мөһим. Тагын да зуррак нәтиҗә исә барысы да түбән инфляциянең озакка барачагына ышангач күренәчәк, дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International