2017 елның 11-31 май көннәрендә Татарстан Республикасында авыл җирлеге башлыклары, Совет Аппараты җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары урынбасарлары катнашында зона семинар-киңәшмәләре узды.
Ел саен семинарларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы оештыра.
Семинарлар барышында республиканың җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, шул исәптән җирле үзидарәнең бюджет мәсьәләләре белән бәйле әһәмиятле мәсьәләләр тикшерелде.
Семинар-киңәшмәләр эшендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары О.А.Кисапова катнашты.