Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш визиты белән килде. 

"Пулково" халыкара аэропортында аны Санкт-Петербург вице-губернаторы Сергей Мовчан, Санкт-Петербург политехник университеты ректоры Андрей Рудской һәм башкалар каршы алды. 

Биредә Рөстәм Миңнеханов «Климов» АҖ, «Невский завод» ЯАҖ, Компьютер инжинирингы үзәге һәм башка җитештерү һәм фәнни мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышачак.

Татарстан Президентына шулай ук  Бөек Петр ис. Санкт-Петербург политехник университетында югары квалификацияле инженер кадрларын әзерләү тәҗрибәсе турында хәбәр итәчәкләр. Рөстәм Миңнехановның әлеге вузда белем алучы Татарстан студентлары белән очрашу көтелә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International