Рөстәм Миңнеханов, Михаил Абызов һәм Всеволод Вуколов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында "Алабуга" махсус икътисадый зонасында бүген Россия Федерациясенең Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде. 

Михаил Абызов һәм Всеволод Вуколовка МИЗ инфраструктурасын күрсәттеләр, инвесторлар белән эш алып бару, резидентларга булдырылган уңайлы шартлар, һөнәри персоналга өстәмә белем бирү турында хәбәр иттеләр.

Кунаклар "Форд Соллерс" заводының җитештерү линияләрен карады. Форд Соллерс беренче вице-президенты - башкарма директоры Әдил Ширинов хәбәр иткәнчә, автокомпаниянең Татарстанда өч заводы бар, шуларның икесе "Алабуга" МИЗ территориясендә урнашкан: автомобильләр җыю заводы һәм двигательләр заводы. Хезмәткәрләр саны - 1,3 мең кеше. Үткән елда конвейердан 30 мең машина чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Форд Соллерс" локальләштерү һәм Россиядә автокомпонентлар базарын үстерүгә зур игътибар бирә. Двигательләр заводы Россия чималын куллана, һәм Россия производстволарыннан компонентлар ала. 

Шуннан Михаил Абызов һәм Всеволод Вуколов "Алабуга" МИЗдагы Alabuga International School (AIS) халыкара мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. "Өч аю" коттедж поселогындагы мәктәптә чит ил белгечләре балалары һәм Алабугада торучы халык балалары белем ала. Биредә 120 бала укый. Белем бирү инглиз телендә бара. Кунакларга сыйныфларны, китапханә һәм спорт блогын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International